Милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм традицияләрне популярлаштыру максатыннан, 20 март көнне Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз, түрдән уз!” дип исемләнгән яз бәйрәмен оештырды. Чара театр күренешләре белән узды. Бирегә язның беренче хәбәрчеләре - каргалар, бәйрәм хуҗалары Нәүрүзбикә һәм Карбикә, аның оныклары һәм башкалар килде. Чарада катнашучылар алар белән бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм татар халкының милли рухын уятты һәм укучыларыбызның хәтерендә якты һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды дип өметләнәсе килә.