2024 елда әлеге вакыйга 25-31 мартка туры килә. Балалар китабы атналыгы - чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм. Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә балаларга "Снежная королева" әкияте буенча төшерелгән кино күрсәтелде. Әлеге чара фильм төшерү тарихы һәм актерлары белән танышудан башланды. Фильм яшь укучыларда зур кызыксыну уятты. Фильмны караганнан соң, барысы бергә Г. Х. Андерсенның укыган әсәре һәм фильмны чагыштырып фикер алыштылар. Ахырда балалар әкият буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.