"Сәламәтлегебез үз кулыбызда”

2024 елның 29 марты, җомга

26 март көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә язгы каникул чорында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлегебез үз кулыбызда” дип исемләнгән уен-әңгәмә узды. Китапханәчеләр викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек иленә» кечкенә сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр. Биредә алар сәламәтлек компонентлары белән таныштылар. Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәген аңлаттылар. Чарада катнашучылар гигиена серләрен чиштеләр һәм сәламәтлек турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар өчен сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International