Балалар китапханәсендә булдылар.

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бөтендөнья Театр көне уңаеннан, 27 мартта,  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Киләчәк »район яшьләр үзәгенең яңа бинасында урнашкан район балалар китапханәсендә булдылар. Мөләем китапханәчеләр Закирова Л.М. һәм Фатихова Е. Г. тәрбияләнүчеләребезне җылы каршы алдылар. Балалар әкиятләр һәм театр дөньясына чумдылар, квест уен рәвешендә геройларны әкиятләргә таныдылар,театрның  төрләре, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, бармак курчаклары ярдәмендә үз әкиятләрен уйлап уйнап карадылар. 2 нче кечкенә төркем балалары «Колобок» әкиятен сәхнәләштерделәр. Ә уртанчы төркемнең әти-әниләре балаларны Базилио мәчесе һәм Алиса төлкесе ролендә көтелмәгән чыгышлары белән гаҗәпләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International