“Коръән нуры яктысында”

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

28 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күренекле татар дин галиме, философ, тарихчы, җәмәгать һәм сәятче Муса Җаруллаһ Бигиевнең тормышы һәм дини мирасын киң катлам укучыларына таныту максатыннан “Коръән нуры яктысында” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әлеге очрашуны  кереш сүз белән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев ачып җибәрде. Чарада катнашучылар “Богослов-скиталец Муса Бигиев»  дип исемләнгән документаль фильмны тамаша кылдылар. Шулай ук Айдар Хәйретдинов тарафыннан фәнни һәм тарихи эзләнүләр нигезендә  2022 елда “Җыен” нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән  Муса Бигиев китабына күзәтү ясалды. Соңыннан мөселман дөньясында үз урыннарын алган татар галимнәре турында фикер алышулар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International