27 март көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп балалары арасында театраль - сәнгать дәресе узды.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Балалар театрның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, театраль һөнәрләр белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Актерлык осталыгын нәрсәләр тәшкил итүен белделәр: мимика, пластика, тавыш интонациясе, образга керү осталыгы, сәхнә сөйләме һ.б. Әлеге тема буенча китапханә фондында булган китаплар белән таныштылар, әкиятләр буенча бик күп спектакльләр куелуына төшенделәр һәм үзләре дә әкият геройлары булып уйнап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International