Халыкара кошлар көне

2024 елның 19 апреле, җомга

Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Кошлар көненә багышланган "Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз», дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә булган әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны белдедәр, шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International