17-20 нче апрель көннәрендә МБГБУ - Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Гәйнетдинова Назлыгөл белән Гарипова Динә Казан шәhәрендә узучы татар теле hәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадада катнаштылар. Бу мәртәбәле олимпиадада Гәйнетдинова Назлыгөл призлы урынны яулады. Укытучысы — Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Аларны шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз hәм алга таба да уңышлар телибез!