«Яшь гаилә» клуб берләшмәсе кысаларында «Гаилә илһамы» иҗади остаханәсе узды, анда яшь рәссамнар һәм аларның әти-әниләре Эбру дөньясына чумды.

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Кунаклар “Эбру - матурлык дөньясы” исемле мастер класста катнашып, белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна  җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International