Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә.

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

18 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе «Хәтер сагында һәйкәлләр» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Анда катнашучылар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәм кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлләр, аларның тарихы турында белделәр. Китапханәче Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең килеп чыгышы белән таныштырды. Һәйкәлләрнең үзләренә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерде. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым  урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.

Һәйкәлләр - тарихның телсез шаһиты, аның данлы битләре символлары. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм саклагыз! Алар киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.  Үткәннән башка киләчәк юк. Чара китапларга тематик күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International