Гаилә елы кысаларында бүген 19 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел өченче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Гаилә еле уңаеннан күркәм гаиләләр матур чыгышлары белән таң калдырдылар Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.