Кул көрәше буенча егетләр-кызлар арасында “Ветераннар-яшьләргә” республика ярышлары узды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә кул көрәше буенча егетләр-кызлар арасында “Ветераннар-яшьләргә” республика ярышлары узды. Чит төбәкләрдән дә килгән 300 дән артык спортчы катнашкан әлеге ярышларда Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясап кайтты. 2011-2012 нче елгы егетләр арасында 45 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Закиров Азамат (Алан урта мәктәбе) -2 урынга, 2006-2008 нче елгы егетләр арасында 60 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Салихов Салават (Иске Җөри урта мәктәбе) – 3 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International