«Гаиләм йолалары»

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы кысаларында, Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар һәм аларның әниләре өчен «Гаиләм йолалары» дигән очрашу уздырылды, анда кунакларыбызны тәрбия һәм әхлакый әһәмияткә ия булган һәм буыннан-буынга тапшырыла торган татар халкының йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Чара барышында гаиләләр «Сәнгатьле сүз», «Гаиләнең яраткан ризыгы», «Әдәби викторина», «Мода күрсәтү» конкурсларында көч сынаштылар, гаилә турында табышмакларны бергәләп чиштеләр, уеннар уйнадылар һәм гаиләләрдә барлыкка килгән төрле тормыш ситуацияләре турында фикер алыштылар. Чара самавыр янында  чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International