Алан, Олы Нырсы авылларында участок инспекторлары өчен төзелгән йортларны файдалануга тапшыру тантанасы

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Алан, Олы Нырсы авылларында участок инспекторлары өчен төзелгән йортларны файдалануга тапшыру тантанасы булып үтте.

Әлеге пограмма нигезендә төзелгән йортлар бер үк вакытта эш һәм яшәү урыны булып та санала. Фәкать йортта бүлмәләр генә бүленгән.

- Беренчедән, бу программа полиция хезмәткәрләрен тораклы итсә, икенчедән, участок инспекторларын халыкка тагын да якынайта, - дип белдерде Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров.

- Белгәнебезчә, участок инспекторлары, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау полициясенең төп тармагы. Аның вазифасына йөздән артык хезмәт керә. Ул җинаятьчене ачыклаучы да, эзләүче дә, юл хәрәкәте иминлеге саклаучы да, паспорт-виза хезмәткәре дә. Йортларда, күрше фатирларда шау-шу булса да, иң элек участок инспекторына чабалар. Шуның өстенә бәлагә тарыган кешегә беренче ярдәм күрсәтә белү дә аның бурычы. Ә иң төп бурычы - ул һәрвакыт халык белән янәшә булырга, аның ышанычын югалтмаска тиеш. Шуның өчен дә без үз эшенең остасы булган, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Равил Насыйбуллин үз участогында җәмәгать тәртибен уяу саклар, яңа йортта гаиләсе белән матур итеп яшәр дип ышанып калабыз, -  дип үзенең ихлас теләкләрен ирештерде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

Чыгышыннан соң ул әлеге участокта хезмәт куючы инспектор Равил Насыйбуллинга яңа йортның ачкычын тапшырды. Шулай ук аның кулыннан торак бинаны төзүдә тырыш хезмәт куйган җаваплылыгы чикләнгән “Заман” ширкәте (җитәкчесе Фидаил Закиров) төзүчеләре дә Рәхмәт хатлары алды. Ә өр-яңа “Нива” автомобиленең ачкычын Равилгә районыбыз кунагы Марат Айдаров тапшырды. Моннан тыш, ул хезмәттәшлек, яңа йортны төзүдә ярдәм иткәне өчен муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Равил Насыйбуллинга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантанада Саба полиция бүлегенең Теләче бүлекчәсе хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, Алан авылы халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International