21 декабрь көнне Теләче хоккей тартмасында спортның кышкы төрләренә, шул исәптән хоккей уенына да старт бирелде. Кышкы спорт төрләрен ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов:
- Хоккей көчле, чыдам кешеләр, чын ир-егетләр спорты. Бүгенге бәйрәм сезне яңа җиңүләргә рухландырсын. Районда хоккей спортына игътибарны киметмиячәкбез. Сезгә имин бәйгеләр, яңадан-яңа җиңүләр теләп калам, - дип белдерде.
Бу көнне кышкы спорт уеннарын ачу тантанасыннан соң районыбыз хоккей командалары өчен турнир үткәрелде. Сезонның тәүге ярышында Тиләҗе, Иске Җөри, Теләче, Шәтке, Үзәк авыллары командалары чыгыш ясады.