Созвездие-Йолдызлык 2016

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Теләченең 2нче номерлы балалар  бакчасы балалары район мәдәният йортында үткәрелгән  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район сайлап алу турында чыгыш ясадылар. «Конферанс» номинациясендә Баева Динә һәм  Гарифуллина Руфинә, «Вокал-соло» номинациясендә Хасанов Солтан и Шайдуллина Иделия, «Хореография»  номинациясендә  «Капельки” бию төркемене үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар аларның чыгышларын кайнар алкышлар белән кабул иттеләр.Безнең кызларыбыз Динә,Руфинә һәм Иделия икенче турга узып ,Арча шәһәрендә чыгыш ясау хокукына ия булдылар.Аларга 19 мартта да уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International