1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Батыр егет – ил күрке”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә республика башлыгының политик һәм икъдисади эшчәнлеген яктырткан материаллар куелды.