Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына көрәш буенча икенче тапкыр республика турниры үткәрелде.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

17-18  март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына көрәш буенча икенче тапкыр республика турниры үткәрелде.

Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 15 районыннан 18 команда, 228 яшь көрәшче катнашты.

1.      Биектау -13

2.      Байлар Сабасы (2) -30

3.      Кукмара -12

4.      Питрәч -14

5.      Балык Бистәсе - 13

6.      Балтач -9

7.      Актаныш – 15

8.      Яшел Үзән – 5

9.      Чирмешән – 13

10.    Мамадыш (2) -24

11.    Теләче (2) -65

12.    Әтнә – 8

13.    Яр Чаллы – 3

14.    Яңа Савин районы - 3

15.    Мәскәү районы -1

 

Гомумкоманда урыннары:

  1. Теләче                                         
  2. Кукмара                            
  3. Мамадыш                                            
  4. Байлар Сабасы
  5. Питрәч
  6. Актаныш                                    

 

   Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн  Кубок, диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

   Теләчедә Гиниятуллин Илдан иң яхшы техник алым өчен Кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International