24-25 март көннәрендә өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы “Өстәмә белем һәм тәрбия бирүнең һөнәри осталыклары” буенча республика конкурсының финалында катнашып финалист исеменә лаек булды.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Зилэ Рафаил кызына ярдәмлек хезмәтендә Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы билгеләнде.  Зилә Рафаил кызы үзенең педагогик эшчәнлегенең иң якты өлешләрен күрсәтте. Без чын күңелебездән финалист исеменә лаек булган өстәмә белем бирү педагогыбыз Баева Зилә Рафаил кызын уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, аңа киләчәктә куелган максатларына ирешүен һәм яңа үрләр яулавын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International