28 нче март көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм милли белем буенча директор урынбасары Д.Г. Фәтхрахманова Иске Җөри урта мәктәбендә оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинарында катнаштылар. ” Татар теле һәм әдәбияте дәресләрендә мөһим проблемалар» дигән темага фикер алыштылар. Укытучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы өлкән мөгаллиме И.Т. Сәгдиева чыгыш ясады. Семинарны Теләче муниципаль районы Мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Х.М. Җиһангараева оештырды. Семинар бик эшлекле узды.Укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.