2017 елнын 30 мартында “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2003-2005 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 12 мәктәптән 138 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Теләче
2 урында-Үзәк
3 урында-Иске Җөри
4 урында-Баландыш
5 урында-Олы Мәтәскә мәктәпләре.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.