Шул уңайдан, 5 май көнне, Айдар авыл китапханәсендә «Сугыш чоры исләремә төшсә, йөрәгемнән сыкрап кан тама” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмә яшь буынның тарихи үткәнебез белән кызыксынуын үстерү, үз Ватаны, туган ягының каһарман шәһесләрен белү, аларда милли горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Анда урын алган котлау открыткалары, балалар рәсемнәре, тынычлык хакына корбан булган, фронтта, тылда эшләп җиңү көнен якынайткан авылдашларыбызга багышланган альбомнар һәм ватандашларыбызның фидакарь батырлыгы турындагы китаплар киң катлам укучыларыбызга тәкъдим ителде.