15 майдан республикабыз территориясендә «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе башланды.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге  акция җәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, профилактикалауга юнәлдерелгән. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Бигрәк тә скутер, велосипедларда йөрүче үсмерләр игътибар үзәгенә алыначаклар. Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә әлеге акция кысаларында укучылар белән викторина үткәрелде. Укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Уку елы дәверендә алган белемнәрен яңадан искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International