Үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебез киләчәге. Шуның өчен дә без, өлкәннәр һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен белеп мәрхәмәтле, кешелекле булырга өйрәтергә тиешбез. Төрле юллар белән балаларны китапка тарту китапханәченең изге бурычы. Бүгенге уен формасында алып барылган әдәби викторина балаларның китапка кызыксынуын арттырды.