“Наркотикларсыз тормыш”

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Китапханә эшчәнлегендә төрле басма материаллар - белешмәлек, буклетлар киң кулланыла. Айдар авыл китапханәсендә эшләнгән “Тайгак юлдан атламыйк!” дип исемләнгән белешмәлек “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында тәкъдим ителде. Анда сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы зарарлы гадәтләрнең кешегә, гаиләсенә, тирә-юньдәгеләргә, җәмгыятькә зур зыян китерүе, аларны кисәтү турында мәгълүматлар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International