Грантка ия булу өчен документлар тапшырдылар.

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының 10.04.2017ел №под-610/17   боерыгы нигезендә  өстәмә белем бирү педагоглары һәм методистлары, педагог-оештыручылар, балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә эшләүче педагог-психологлар грантка ия булу өчен документлар тапшырдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы грантларга ия булучыларны сайлап алу турын тәмамланды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча грантларга тубәндәгеләр ия булдылар: район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, Кече Кибәхуҗа мәктәбенең педагог оештыручысы Мөхәмәдиева Наилә Дәүләтҗановна, Балалар иҗат үзәгенең    методисты Гараева Раушания Ринатовна.

Рейтинг нәтиҗәләре  буенча 1-3 урыннарны яулаган өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы грант тапшыру оештырды. Рейтинглау нәтиҗәләре буенча күп профильле өстәмә белем бирү оешмалары арасында Теләче балалар иҗат үзәге 3 урынны яулады. Оешма җитәкчесенә рейтинг нәтиҗәләре буенча грант тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International