Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге – Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап – ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык – иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку – үзе зур рәхәтлек ул, диләр Казаклар авылы китапханәсендә китап укучылар.