ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре галим, уйлап табучы Александр Сергеевич Попов турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында балаларга Поповның төп ачышы, россияле А.Попов һәм италияле  Маркониның электромагнит тирбәнешләрен кеше сөйләменә үзгәртергә тырышулары турында сөйләделәр. Күп гасырлар элек радио дулкыннары могҗиза буларак кабул ителгән булыр иде. Чара азагында «Уйлап табучы - Попов» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

2024 нче елның 27 мартында «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган егетләр арасында корәш буенча “Зилант” Кубогына ачык район беренчелеген уздырды.

28 март көнне “Теләче” спорт мәктәбе балалар белем бирү үзәге белән берлектә 2012-2014нче, 2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында  кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды. 

28 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күренекле татар дин галиме, философ, тарихчы, җәмәгать һәм сәятче Муса Җаруллаһ Бигиевнең тормышы һәм дини мирасын киң катлам укучыларына таныту максатыннан “Коръән нуры яктысында” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә “27 март - Халыкара театр көне”  исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә әлеге истәлекле көн хакында искәртеп торган “Театрның тылсымлы дөньясы” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә театр тормышында тирән эз калдырган, легендар артистларыбызга багышланган китаплар, мәдәният һәм сәнгатебез тормышын яктыртып баручы “Сәхнә” журналы куелды. Китап укучыларга әлеге көн хакында мәгълүмат бирелде. Якташ артистларбыз Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Роберт Галиев, Илнар Низамиев иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.

28 март көнне, “Батыр” спорт комплексында районыбызда кул көрәше (армрестлинг) спортына нигез салучы, Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2010 - 2011 елларда туган кызлар һәм егетләр, 2012 - 2014 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район Беренчелеге үткәрелде.

28 март көнне Гаилә елы кысаларында "Батыр"  спорт комплексында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче гаиләләр арасында "Әти, әни һәм мин-спорт гаиләсе!"дигән спорт бәйрәме булып узды.

27 март көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында балалар, олылар, гаилә психологы, нейропсихолог Зөлфия Гайнуллина белән очрашу булып узды. "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән әлеге очрашуда балалар, тормыш иптәше арасында килеп туган проблемалар, четерекле сораулар каралып, аларның чишелү юллары эзләнде. Җылы һәм күңелле барган әңгәмәдән һәркем канәгать калып, үзенә уйланыр һәм тормышын уңай якка үзгәртер өчен файдалы мәгълүмат алды дип ышанасы килә.

Бөтендөнья Театр көне уңаеннан, 27 мартта,  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Киләчәк »район яшьләр үзәгенең яңа бинасында урнашкан район балалар китапханәсендә булдылар. Мөләем китапханәчеләр Закирова Л.М. һәм Фатихова Е. Г. тәрбияләнүчеләребезне җылы каршы алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International