ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2024 ел
дүшәмбе

Шуңа бәйле рәвештә Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Заман афәтеннан ерак булыйк!" дигән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында укучылар белән  сәламәт яшәү рәвеше һәм организмга зарарлы наркотикларның тәэсире турында фикер алышынды. Аларга наркотикларны законсыз сатып алу, саклау, җитештерү һәм эшкәртү өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр. Очрашу ахырында балаларга «Без наркотикларга каршы» дигән буклетлар тапшырылды.

Сауш авыл китапханәсендә «Фольклор – әдәбиятка сукмак ул» темасы белән уен-сәяхәт оештырылды. Халык зирәклеге кеше шәхесенең һәрьяклап гармонияле үсеше өчен реаль алшартлар тудыра, шуңа күрә бүген безгә ата-бабаларыбызның мәдәниятен өйрәнү мөһим.

Туган яны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак, чөнки “кеше икмәк белән генә яшәми”. Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү – бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәнияте нигезе.

Тәкъдим ителгән басмалардан укучы «терроризм», «теракт», «террорчылар» төшенчәләрен белеп, террорчы корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә, террорчылыкның гомуми куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм террористны ничек ачыкларга кирәк дигән сорауларга җавап табачак. Шуны истә тотарга кирәк: һәркемнең уяулыгы һәм җаваплылыгы   террорчылыкка каршы яхшы чара була ала.Терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә зарур.  Халыкларның, дәүләтләрнең, диннәрнең үзара хөрмәте терроризмның социаль базасы үсешен кисәтергә һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләрен өзәргә мөмкинлек бирәчәк. 


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 14 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Арча район мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» республика фестиваленең зона этабы узды.
 

Бүген, ягъни 5 март көнне, Теләче чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулуга багышланган биатлон, чаңгы ярышлары булып үтте.

1 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче гомумбелем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына Пушкин картасы кысаларында “Шкатулка” ясау буенча мастер класс үткәрделәр. Әлеге матур тартмачыкны ясау өчен таякчык, җеп, клей, бисер кирәк булды. Укучылардан бары тик осталык, тырышлык һәм сабырлык таләп ителде. Үз кулларың белән ясалган тартма бүләк булып хезмәт итә ала, шулай ук бизәнү әйберләрен, күңелгә хуш килгән вак-төякләрне саклау өчен дә файдалы булыр. 


 

29 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголь һәм наркотиклар куллану нәтиҗәләре белән танышу, зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан "Зыянлы гадәтләр һәм алар белән ничек көрәшергә?” дип исемләнгән әңгәмә узды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар коррупция, ришвәтчелек, Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте турында сөйләнә. Күргәзмәне классик язучыларның төрле ситуацияләрдә намуслылык тәрбияләүгә, дөрес тәртипкә ярдәм итүче хикәяләре тулыландыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International