ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

Бу көнгә Шармыш авылы китапханәсендә «Гасырларның шигъри тавышлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә үткән һәм хәзерге заманның бөек шагыйрьләренең шигъри җыентыклары тәкъдим ителә.

20 нче март көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Гыйлаҗева Тәнзилә,Җаббарова Фәридә, Заһидуллина Нурфия, Гайнетдинова Назлыгөл «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсында катнаштылар.( Җитәкчеләре: Зәйнуллина Р.Х.)

Балаларны китапларны сакларга һәм кадерләргә, аларны дөрес кулланырга, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштыру зарур.

Милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм традицияләрне популярлаштыру максатыннан, 20 март көнне Сауш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Нәүрүз, түрдән уз!” дип исемләнгән яз бәйрәмен оештырды. Чара театр күренешләре белән узды. Бирегә язның беренче хәбәрчеләре - каргалар, бәйрәм хуҗалары Нәүрүзбикә һәм Карбикә, аның оныклары һәм башкалар килде. Чарада катнашучылар алар  белән бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм татар халкының милли рухын уятты һәм укучыларыбызның хәтерендә якты һәм онытылмаслык мизгелләр калдырды дип өметләнәсе килә.

Бу күргәзмәдә авылның җирле халкының эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килүчеләр төрле жанрдагы, төрдәге эшләрне күрә алачак. Бу энҗе һәм тасмалар белән чигү, ыргак һәм энә белән бәйләү, оригами, алмазлы мозаикадан эшләнгән картиналар, тукымадан һәм кәгазьдән чәчәкләр. Һәр эшнең үз исеме бар. Күргәзмәгә килүчеләр үзләре өчен бик күп кызыклы идеяләр ача алачак.

20 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары белән «Без синең дусларың – табигать!» дигән экологик уен узды. Китапханәче балаларга планетабыз Җир турында сөйләде, табигатьтәге агач, куакларны, елгаларны, кырларны сакларга кирәклеген аңлатты. Чөнки планетабызның киләчәге безгә, туган җиребезнең киләчәгенә бәйле. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар.

Һәр ел саен барлык мөселманнар бу айны зур шатлык белән каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар.

20 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Хокукый лабиринт” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар.  

Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Әкренләп кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. 20 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан беренче сыйныф укучылары белән “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында  рәсем конкурсы үткәрделәр. Ел саен үткәрелә торган бу конкуста балалар бик теләп катнаштылар.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

27 март көнне Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга 138 ел тулуга багышланган «Арча ягы - данлы Тукай ягы» XIX Республика балалар иҗаты конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International