ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бу көнне 1961 елда «Восток» корабында Юрий Гагарин космоска оча. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космонавтика үсеше башлангычында торган галимнәр белән таныштырдылар. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар, шигырьләр укыдылар һәм табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Хәрәкәтчән һәм сюжетлы-рольле «Ракета», «Без - космонавтлар», уеннарын бик теләп уйнадылар. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары "Алдынгылар хәрәкәте" остазлары белән бергә «Космик чүп-чар җыябыз» дигән  уенын уйнадылар.

8 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучыларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан “Яңа китаплар дөньясында” исемле мәгълүмат көне узды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге китаплар белән таныша һәм өенә яздыра ала.

Ислам дине Россия дәүләтчелеге һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка диннәр белән беррәттән, ислам дине милләтара тынычлыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Сауш авыл китапханәсендә актив китап укучылар өчен  “Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым” дигән темага әдәби сәяхәт үткәрелде. Китапханәче  тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә дөнья, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан  балалар китапханә  буйлап сәяхәт иттеләр. Алар китапханәнең яраткан  әдәби геройларын табу, буш вакытларын кызыклы итеп  үткәрү урыны икәненә инандылар.

Сәламәтлек  – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Шул уңайдан 9 апрель көнне Урта мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан ”Дару кабарга ашыкма” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Күргәзмәгә "Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" сәхифәләре аша,  сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыруларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.

Әкиятләр безне гомер буе озата бара. Кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен Шармыш авыл китапханәсендә яраткан китаплар битләре буенча «Әкияткә кунакка» дип исемләнгән сәяхәт узды. Укучылар яраткан геройларында кунакта булып, «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән танышты, викторина сорауларына актив җавап бирде, табышмакларны чиште. Шулай ук балалар “Сказки перепутались», «Добрые и злые герои», «Вспомни имя» конкурсларда зирәклек күрсәттеләр.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тирәлеген матурлау һәм чистарту максатыннан,әлеге айлык кысаларында һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өмәләр  оештырыла. Бүген дә хезмәкәрләр балалар бакчасының биләмсен чистартып, чүпләрдән арындырдылар.

 17-20 нче апрель көннәрендә  МБГБУ - Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Гәйнетдинова Назлыгөл белән Гарипова Динә Казан шәhәрендә узучы татар теле hәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиадада катнаштылар. Бу мәртәбәле олимпиадада Гәйнетдинова Назлыгөл призлы урынны яулады. Укытучысы — Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Аларны шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз hәм алга таба да уңышлар телибез!

2024 елның 21 апрелендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 этабы (зона этабы) узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә  11 тәрбияләнүчесе катнашты.

     Агымдагы елның 20 апрелендә  Байлар Сабасында  2014 елда һәм аннан яшьрәк,2012-2013 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы, Галимҗанов Рәмис Рәфис улы җитәкчелегендә 11 тәрбияләнүчесе катнашты.

    2014 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Гыйләҗиева Мәдинә – 1 урын, Гайнетдинова Раилә – 3  урынны яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International