Эшчәнлек турында мәгълүмат.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының административ комиссиясе «муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы ТР Законы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2006 елның 13 мартындагы 24 номерлы карары нигезендә төзелде.

Административ комиссия даими рәвештә үз утырышларын үткәрә, анда административ хокук бозулар турында эшләр карала. Утырышлар район Башкарма комитеты бинасына материаллар кергән саен уза, комиссия составында 7 кеше эшли.

Административной комиссии подведомственны рассмотрения дел об административных правонарушениях по следующим статьям Кодекса административного правонарушения Республики Татарстан:

Ст 2.6. "Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү".

Ст. 2.7 "Муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу".

Ст. 3.2. "Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу", ягъни бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә итүне тыю.

Ст. 3. 3. "Җир асты коммуникацияләрен карап тоту кагыйдәләрен бозу"; телефон, җылылык, суүткәргеч, газ, канализация коеларын, яңгыр кабул итү җайланмаларын һәм җәяүлеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә, транспорт хәрәкәте иминлегенә куркыныч янаучы җәяүлеләр коймаларын карап тоту кагыйдәләрен бозу.

Ст.3.4. "Урам, квартал эчендәге утларны карап тоту кагыйдәләрен бозу"; урам, квартал эчендә яктырту булмау яки аны төзек булмаган хәлдә тоту.

Ст. 3.5. "Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу"; элмә такталар, игъланнар, листовкалар һәм башка тышкы мәгълүмат урнаштыру, шулай ук тышкы мәгълүматны тиешле хәлдә урнаштыру.

Ст. 3.6. "Муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу " һәм башка хокук бозулар.

Ст. 3.16. "Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын урнаштырган өчен түләмәү.

Ст. 3.17. "Транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү өчен мәйданчыкларда, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру"

Ст. 5.1. "Билетсыз йөрү".

Ст. 5.2 "Багаж ташу кагыйдәләрен бозу".

Ст. 5.6 "Пассажирны йөртүдән баш тарту".

Административ хокук бозулар кылган өчен каралган административ җәзаларның җыелма таблицасы

Соңгы яңарту: 2024 елның 17 феврале, 17:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International