" Үксезләр" нәфис фильмы күрсәтелде

 

 7 октябрь  көнне  Алан  мәдәният йортында   якташыбыз Равилә Шайдуллина –Муратның  “Үксезләр” исемле повесте буенча төшерелгән  нәфис фильмы  күрсәтелде. Фильмны авыл халкы  бик җылы кабул итте, зур алкышларга күмде. Фильмның режиссеры –Нурания Җамали.

 Соңыннан үткәрелгән  конференция барышында   Равилә Шамилевнага  туган авылыбызның тарихи мирасын баетуга һәм  әдәби образлар аша яшь буынга тәрбия бирүгә керткән  өлеше  өчен  авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев Рәхмәт хаты тапшырды һәм  алга таба да иҗади уңышлар теләде.


  

  

  

  

Соңгы яңарту: 2017 елның 9 октябре, 10:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International