Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәбез! Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!

Соңгы яңарту: 2016 елның 13 сентябре, 10:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International