Авыл җирлеге турында

Географик урыны:

Айдар авыл җирлеге, район үзәге - Теләче авылыннан көнчыгышка утыз    чакрым ераклыкта Мишә елгасынын сул ягына    урнашкан.

 

Авыл тарихы:  1552 нче  елнын  октябрь   аенда Казан  ханлыгы вәхшиләрчә жимерелгәч,  басып алучылар ундырышлы  жирләргә  купләп  кученеп утыра  башлый.  Халыкны кочләп  чукындыру   мәчет- мәдрәсәләрне тузгыту,  алар   урынына ашыгып  чиркәуләр,   моностырьлар салу  киң жәелә. Борынгы риваятьләрдән авылга  нигез  салыну  турында  болай  сойлиләр. Кочләп  чукындырудан куркып  куе  урманнар  белән капланган  мул  сулы  чишмә янына   бер кеше  килеп   топләнә.  Бу  кешенен   исеме  «Айдәрхан»  була. Шуңа  курә  авыл  исеме  «Айдәр   иле» дип атала. Бугенге  буын  безнең авылны  Айдәр  дип  кыскартып  атап йортә.

   Кама елгасынын  уңъяк  кушылдыгы Мишәнен Питрәч районына кергән, Нырсылар авылы янына коя торган 20 км чамасы озынлыктагы «Нырсинка» суынын югары агымында, ягъни су башында Субаш авылы урнашкан. Субашы (Су башы) исеме шуннан чыгып бирелгән. Субаш авылы 1515-1525 нче елларда оешкан булуына тулы нигез бар.

 

Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат.

 

Бугенге көндә Айдар авыл җирлегенә 3 торак пункт керә: Айдар авылы, Субаш һәм Борчаклы Яз авыллары. Авыл җирлегенең мәйданы 4775 га.

Авыл җирлегендә барлыгы 173 хуҗалыкта  566 кеше яши, аларның 85- е мәктәп укучысы, 35-е мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 134 пенсионер, 22 студент,  290 эш яшендәгеләр, шуларның 95-е районнан читтә эшлиләр.

Авыл җирлегендә бер гаилә фермасы эшли башлау алдында тора. Аның җитәкчесе Степанов Анатолий Дмитриевич. Бер крестьян фермерлык хужалыгы, житәкчесе-Фаляхов Фәнис Шәйхелислам улы.

Милли состав буенча авыл җирлегендә 559 татар, 6 рус, 1 башка милләт вәкилләре яшиләр.

 

Айдар башлангыч  мәктәбе.

 

  Бүгенге көндә Айдар башлангыч мәктәбендә 11 укучы белем ала. Мәктәп территориясендә мәктәп яны җир участогы бар. Анда балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.

 

Субаш башлангыч мәктәбе.

 

Бүгенге көндә Субаш башлангыч мәктәбендә 7 укучы белем ала. Мәктәп территориясендэ мәктәп яны җир участогы бар. Анда балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.

 

Айдар авылы мәчете.

Айдар авылы мәчете 1991 нче елда ачылды. Хәзерге вакытта  хәр жомгада монлы азан тавышы янгырый.

 

Айдар авылы мәдәният йорты.

 

1996нчы елнын  17  нче январендә авылда яна мәдәният йорты ачыла. Бу ел Айдар  авылы халкы  куңелендә  онытылмаслык   бер хәтирә булып  уелып калды.  Бу  яна  бина  заманча  жихазландырылды  һәм  заман  таләпләренә  туры  килә тоган шартларны  булдыру  остендә  эшләнелде. Мәдәният йортының  225 урынга  исәпләнгән  тамаша  залы, грим булмәсе, китапханәсе  һәм  дискотека  залы  бар.

 

 

 

Соңгы яңарту: 18 октябрь 2016, 10:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования