Авыл җирлеге турында

Алан авыл җирлеге  район үзәге  Теләчедән көньяк-көнбатышка таба 12 км  читтә урнашкан. Авыл җирлегенә 4 авыл: Алан, Балыклы, Күкчә һәм Ключище авыллары керә. Авыл җирлеге барлыгы 6260 га җир били. Барлыгы 303 хуҗалыкта  1019 кеше яши, шул исәптән 97%  халык татар, 3% халык рус. Статистик мәгълүматлар буенча  эш яшенә кадәр – 170,   эш  яшендә- 554, өлкәннәр- 295 кеше исәпләнә.

 

Авыл тарихы

 Алан авылы  борынгы авыллардан. Аңа XV – XVI гасырларда нигез салынган дигән фикер яши. Алан авылына нигез салучы Габделмәмәҗәр дигән кеше булып, ул тумышы белән Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәреннән була. Татарларны Казан тирәсеннән куа башлаганчы шунда көн күргән. Ә инде татарларны эзәрлекли башлагач, шушы якларга килеп чыга. Казан шәһәреннән 60 – 70 чакырым чамасы ераклыкта бик матур аланлыкка тап булган Габделмәмәҗәр шунда төпләнеп калырга уйлый. Ул землянка казый һәм шунда яши башлый. Ләкин  табигатьнең иң гүзәл һәм бай урынында тигез генә , тыныч кына яшәргә насыйп булмый аларга. Габделмәмәҗәрнең хатыны үлеп китә. Шуннан соң ул кире туган якларына – Касыймга кайтып,  бер малае булган тол хатынга өйләнә һәм үзе яши башлаган аланлыкка кире кайтып урнаша.

         Габделмәмәҗәрнең беренче хатыныннан баласы булмый, икенче хатыннан да үз баласы булмаганга, бу аланлыкта Габделмәмәҗәрнең үз нәселе түгел, үги улы Котлыг нәселе  дәвам итә. Алга таба авыл зурайган, чөнки Котлыг үсеп, үз нәсел дәвамчысы – Туйкә, Туйкәнең -  Тургай, Тургайның  - Морат исемле уллары дөньяга килә. Ә инде Морат үсеп килгәндә күршедәге Балыклы авылыннан Морза һәм Зәлә исемле кешеләр  күчеп  утыра. Авылга да урнашу урыныннан чыгып Алан дип исем бирәләр. Авылда яшәүче халыкны, төп шушы өч кешедән чыгып, Морат нәселе, Морза нәселе, Зәлә нәселе кешеләре дип йөртәләр. Бүгенге көндә исә Алан авылында 12 – 13 буын кешеләре яшәп ята.

 

Соңгы яңарту: 23 декабрь 2014, 8:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования