Авыл җирлеге турында

 Олы  Мәтәскә авыл жирлеге составына кергән  - Югары Мәтәскә, Тәмте-Мәтәскә  һәм Ямбулат авыллары  16 гасырның икенче яртысында барлыкка килгәннәр. Тарих  галиме Д.А.Корсаков  җыентыгында  Мәтәскә  суы  буена утырган  Олы Мәтәскәдә 186 ясак  түли торган, шул ук су буендагы Югары Мәтәскә авылында   135 йомышлы татар, 4 керәшен  татары яшәве әйтелә.( Сборник 1908, № № 113,91,б . 185,236 ) . А.Артемьев китабындагы мәгълуматларга караганда, ул чорда Олы Мәтәскәдә 191 хуҗалыкта 590 ир-ат  һәм 619  хатын-кыз көн күргән, бер мәчет булган , Югары Мәтәскә авылында 91 хуҗалыкта 264 ир-ат, һәм 285 хатын-кыз  исәпләнгән,авылда бер мәчет эшләгән, Төрек-Тәмте суы янындагы   Тәмте-Мәтәскә  авылында 47 хуҗалык булып, анда 158 ир-ат, һэи 160 хатын-кыз яшәгән,бер мәчет булган.

Казан ханлыгы  яулап алынганнан соң, Идел буендагы халыкларны,шул исәптән татар-ларны да  көчләп чукындыру, ягъни христиан  диненә күчерү башлана. Бу сәясәт  һэр татар авылына, шул исәптән Мәтәскәләргә дә килеп җитә. Олы Мәтәскэ халкының бер өлеше чукындырыла, ләкин соңыннан алар яңадан мөселманлыкка  кире кайталар.

  Олы Мәтәскә авылын  халык һәрвакыт Мәтәскә дип кенә атый. Олы  Мәтәскәдэн  биш чакырым ераклыктагы  Югары Мәтәскәне  икенче торле  -Яңа  ил  ( Яңил) дип  йөртәләр 19  гасыр  ахырында   бу авылда бик көчле янгын чыгып  авылнын күп өлеше янып бетә. Авылны яңадан  төзергә мәҗбүр булалар, авылның икенче исеме дә шулай барлыкка килә Ямбулат авылы  17  гасырда барлыкка килгән  дип фаразлана, авыл исеме аңа нигез салган князь Ямбулатов исеменнән килә. Шуңа күрә  авыл халкының яртысы, чыннан да затлы нәселдән,  ягъни   князьләр  нәселеннән булган. Авылда кешеләр саны  100-150 кешедән артмаган. Кешеләре дә күп нәселле  булмаган. Игенчелек, терлекчелек  белән шөгелләнгәннәр. Моның өчен  авыл урнашкан урынның бик уңайлы  сайлануы да ярдәм иткән. Авыл яныннан шактый мул сулы инеш буена урнашкан. Авыл халкы йортларын инешнең бер ягына гына салганнар. Ә менә чишмәләре саф, тешне сындырырлык  салкын  булулары белән дан тоткан, аларның кайберләре  безнең көннәргә кадәр сакланган.

  Лесной  поселогы  1917 елда  Саба урман хуҗалыгына караган урманнар җирлегендә – 3 урманчылык  - Симет, Мишәбаш һәм  Ленин урманчылыклары  оешкач барлыкка  килә. Поселокка иң беренче кеше булып  лесничий  Николай Гордеевич Старостин килеп  урнаша. 1940 елда  поселокта  3 шәхси хуҗалык  төпләнеп яши башлый. 1944  елда  башлангыч   мәктәп ачыла Халык  урманнан агач кисеп ,такта ярдыру, агач утырту   эше белән шөгелләнә.

Бераздан поселокта пекарня, кибет, агач эшкәртү  цехы ачыла.  Урманчылык оешканнан алып 1958 елга кадәр, ягъни беренче трактор кайтканчы  барлык эшләр дә кул хезмәте  белән башкарылган. 1963 елны поселокка электр уты кертелә.

Соңгы яңарту: 2014 елның 23 декабре, 09:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International