Авыл җирлеге турында

Географик урыны: Иске Җөри авыл җирлеге район үзәге Теләче авылыннан 10км ераклыкта урнашкан.

 

Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат:

 

  Иске Җөри авыл җирлеге алты авылны берләштерә: Иске Җөри, Олы Тиләҗе, Караширмә, Орымширмә, Яңа Җөри, Алан Җире авыллары.

 

  Авыл җирлегендә 309 хуҗалык бар, анда 1064 кеше яши, шуларның 135е мәктәптә укучылар, 95 бала мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 34е  төрле институтларда һәм техникумнарда укучы студентлар; эшкә яраклы - 432 кеше, шуларның 82се авылдан, районнан читтә эшләүчеләр.

 

Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләрнең милләтләре буенча 99%ы татар, 0,8%ы руслар һәм төрле милләт вәкилләре.

 

2011 елда 18 бала тууы , 11 кешенең үлеме теркәлгән.

 

    Иске Җөри авыл җирлегенең гомуми күрсәткечләре:

 

- Район  буенча Иске Җөри авыл җирлеге  халык  иң күп яши торган төбәкләрдән санала.

 

Иске Җөри авыл җирлегендә ярдәмче хуҗалыклар турында мәгълүмат:

 

Торак пунктларның исеме

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, теркәлгән һәм анда яшәүчеләре булган торак йортлар

 

 

Йортларның саны

Күпме кеше яши

1

Иске Җөри

119

406

2

Орымширмә

65

209

3

Караширмә

49

184

4

Алан Җире

0

0

5

Олы Тиләҗе

61

237

6

Яңа Җөри

15

28

 

 

 

 

 

Барлыгы

309

1064

 

  Иске Җөри авыл җирлеге район үзәге булган Теләче авылыннан 10 км ераклыкта урнашкан.

  Иске Җөри авыл җирлеге территориясендә «Вамин-Теләче» агрофирмасының Муса Җәлил бүлекчәсе урнашкан.

 

 - Авыл җирлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең саны – 3.

 

 - Иске Җөри авыл җирлеге территориясендә чәчүлек мәйданы – 3273га, авыл җирлегенең җире -  1117га.

 

 

 

                                        

Социаль үсеш

 

  - Авыл җирлегенә  кергән торак пунктларда яшәүчеләр белән урамнарны төзекләндерү буенча билгеле юнәлештә эш алып барыла, торак пунктларны, урамнарны чиста һәм тәртиптә тоту буенча даими рәвештә аңлату эшләре уздырыла.

  - Сәламәтлекне саклау хезмәтендә ике фельдшер-акушерлык пункты эшли, алар бюджет хисабына финанслана.

  - Авыл җирлеге территориясендә бер  урта мәктәп: Иске Җөри гомуми белем бирү урта мәктәбе; өч башлангыч мәктәп: Караширмә, Орымширмә, Олы Тиләҗе башлангыч мәктәпләре бар. 2012 елның 1 сентябрендә ике катлы яңа Иске Җөри гомуми белем бирү урта мәктәбе тантаналы рәвештә ачылды. Иске Җөри гомуми белем бирү урта мәктәбенең мәктәп яны тәҗрибә участогында уку елы дәвамында укучыларны тукландырырга җитәрлек яшелчә үстерелә, шулай ук  мөгезле эре терлек тота торган ярдәмче хуҗалыгы бар.

 

  - Иске Җөри балалар бакчасы бөтен мөмкинлекләре булган типовой бинага урнашкан. Балалар бакчасына 25 бала йөри. Штатлар белән тәэмин ителгән.

 

  - Халыкка мәдәният өлкәсендә Иске Җөри мәдәният йорты, Оли Тиләҗе авыл клубы хезмәт күрсәтә. Бу учреждениеләр культура-массовый мероприятиеләр учагы булып тора. Аларда Яңа ел бәйрәмнәре, Сабантуй, Җиңү көне уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннары очрашулары, «Өлкәннәр көне», «Инвалидлар көне» кебек күптөрле мәдәният чаралары уздырыла.

 

  - Авыл җирлеге территориясендә халык шәхси йортлары белән яшиләр. Соңгы елларда торак төзү өчен 20 яшь гаилә  субсидия алды. Хәзерге вакытта алар яңа йортларда яшиләр.

 

  - Көнкүреш калдыкларын җыеп җибәрү өчен, коммунсервиз белән килешү төзелде. Иске Җөри, Олы Тиләҗе, Караширмә, Орымширмә авылларыннан график буенча көнкүреш калдыкларын алып китәләр.

 

  - Аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗлык кичерүчеләргә, өлкәннәргә социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү буенча авыл җирлеге районның халыкны социаль саклау үзәге белән берлектә максатчан эш алып бара. Материаль ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирелә.

 

  - Авыл җирлеге  территориясендә җирне файдалану мәсьәләсен ТР законнары нигезендә  авыл җирлеге башлыгы үз контрольлегендә тота.

 

  - Авыл җирлеге территориясендә халыкка сәүдә күрсәтү өлкәсендә 5 шәхси кибет эшли, алар халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итеп торалар.

 

  -Йорт хайваннары алу, аларны тоту өчен бина салу, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен, Теләче Россельхозбанктан, «АК БАРС» банкыннан максатчан кредитлар алу буенча зур эшләр башкарыла.

 2011 елда Россельхозбанктан 11 кеше 7млн.1021сумлык, «АК БАРС» банкыннан 8 кеше 1млн.170мең кредит алган.

 

  -  Иске Җөри авыл җирлеге электән үк хокук бозу буенча иң тыныч участоклардан санала. Яшьләрне тәрбияләү буенча Иске Җөри гомуми белем бирү урта мәктәбе, балалар бакчасы зур әһәмият бирә. Елдан ел Ислам кануннарын үзләштерүче яшьләр арта бара.

 

  - Яшьләрнең буш вакытларын файдалы үткәрүгә дә зур әһәмият бирелә. Иске Җөри авыл мәдәният йортында уңайлыклары булган спортзал бар. Анда шашка, шахмат, көрәш, минифутбол, теннис түгәрәкләре эшләп килә.

  Теләче админстрациясе ярдәме белән җылытылган вестибюльле хоккей мәйданчыгы ясалды. Яшьләр мәйданчыкта бик теләп хоккей уйныйлар.

 

 

 

Халык мөрәҗәгатьләре белән эш

 

2011 елда Иске Җөри авыл җирлегеннән 1093 справка бирелгән, 6 хат һәм гариза теркәлгән, төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләре билгеле бер срокларда закон нигезендә хәл ителде. 2011 елда төрле мәсьәләләр буенча Советның 13 утырышы уздырылды:  авыл җирлеге башлыгының отчеты, бюджетның үтәлеше һ.б.

  Шулай ук 6 халык җыены уздырылды, анда авылны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы, малларны көтүлекләрдә йөртү, су белән тәэмин ителү һ.б. мәсьәләләр каралды.

 

 

 

Паспорт өстәле белән эш

 

 Иске Җөри авыл җирлегенә тору урынын теркәү һәм Иске Җөри авыл җирлегеннән учеттан төшерү үз вакытында башкарыла.

    Теркәлгән: 54 кеше

    Учеттан төшкән: 46 кеше

 

Иске Җөри авылы тарихы. 

  Иске Җөри авылы  турында  беренче мәгълүмат 1602-1603  елларда  Казан  өязенен “Язу кенәгәсе”ндә  теркәлә. Анда Җөри  халкының йомышлы  татарлардан һәм ясак түләүчеләрдән  торуы  әйтелә. Әмма авыл картларының сөйләүләренә караганда,  Иске Җөри авылына нигез XVI гасыр урталарында  ук  салына. Монда иң беренче булып Җөрихан исемле кеше килгән. Ул бу җирдә шәһәр төземәкче булган. Ләкин урманнар ерак булганга, сәүдә алып бара алырлык зур сулары булмаганга, ул моннан китәргә мәҗбүр була. Шунын дәлиле булып, анын белән бергә килгән Ибраһим Мәхмүт улы дип язылган кабер саклана. Ә авыл картлары  аны  хан  кызы  кабере  дип йөртәләр. 1924 елны Казан Дәүләт музееннан тарихчы Сәет Вахиди килеп кабер ташын укыган, хәзер ул каберлекнен фотосы Дәүләт музеенда булырга тиеш. Чынлап та, кабер авылның иң биек урынында, ташы да, чардуганы да, нарат агачы да бар. Хәзер дә карап торалар. Язгы сулар кабер тирәсен юганнар. Кешеләр дә ул   тирәләрне төзәткәннәр, тирә-юнен тимер чардуган белән дә әйләндереп алганнар.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 18 ноябре, 15:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International