Авыл җирлеге турында

Югары Кибэхужа авылы атамасынын килеп чыгу тарихы

 

Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына. Олылыр сөйләвенә караганда, Кибәхуҗа авылларына нигез ХII йөздә салынган. Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗасы авыллары арасындагы борынгы зиратта археологлар Алтын Урда чорына мөнәсәбәтле  ике кабер ташы   һәм башка табылдык әйберләр җыелмасы билгеләгәннәр. Бу ташлар ХVI һәм ХIV йөзләргә карый. Югары Кибәхуҗа һәм Олы Кибәхуҗасы арасындагы каберлекне атаклы тарихчы-галим С.М. Шпилевский да искә ала.

Кибәхуҗа исемен йөрткән авылларның килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Шуларның тагын  берсе түбәндәгечә. Макса елгасы буена “Көбәк” дигән удмурт кабиләсе килеп урнашкан. Шуңа күрә бу җирне Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Аларның җитәкчесенең өч малае булган һәм ул малайларын елга буйлап урнаштырган. Олы малаена бүлеп биргән җиргә Олы Көбәк Хуҗа, кече малай җирен Кече Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Өченчесе елга үзәне буйлап югары менеп киткән, анысын Югары Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Шуннан еллар узу белән Көбәк Хуҗа Кибәхуҗа дип аталган һәм авыл исемнәре дә үзгәртеп Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа  дип аталган.

 

Соңгы яңарту: 8 июль 2019, 8:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования