"Көзге шәфкатьлелек"

2015 елның 1 октябрьеннән Алан авыл җирлегендә Алан, Балыклы, Күкчә, мәдәният хезмәткәрләренең  әйдәп баруы астында  “ Көзге шәфкатьлелек”айлыгы игьлан  ителде. Әлеге айлык кысаларында мәдәният учакларында эшләп килүче иҗат төркемнәре катнашында Саба районы Лесхоз бистәсендә хәйрия акциясе үткәрелде. Анда тәрбияләнүчеләргә өч авылның игелекле кешеләре тарафыннан җыелган кием- салым, милли яулыклыр бүләк ителде. Яңа гына пешкән бәлешләр, алма, тозланган яшелчәләр күчтәнәч итеп бирелде. Очрашу һәр ике якның да күңеленә җылылык өстәп, күмәк бию һәм җыр белән тәмамланды.

      

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International