Алан авылы янәшәсендәге тау итәгендә Чишмә бәйрәме үткәрелде.

    20 июнь көнне Алан авылы янәшәсендәге тау итәгендә Чишмә бәйрәме үткәрелде. Сәбәбе дә бар: шушы яктан чыккан эшмәкәр Габдрахманов  Рафаэль Хаҗи улы көче  белән “Оркыя  чишмәсе” төзекләндерелде.  Чарада  авыл мулласы Әнәс хәзрәтнең хәер-догасы, тәрбияви вәгазе әйтелде. Бәйрәмдә катнашкан Теләче муниципаль район башлыгы  Зарипов И.Ф., Татарстан Республикасы  прокуроры Нафиков И.С.  башкарылган гамәлнең саваплы эш икәнен билгеләп үтсә, Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев авыл халкы исеменнән Рафаэль Хаҗиевичка рәхмәт әйтеп, җирлекнең  Рәхмәт хатын тапшырды.

     Күзләрдән яшьләр китерә торган мондый хисле бәйрәм җыр-моңнан, шигырьләрдән башка булмый. Үзешчән  артистларыбыз  килгән кунаклар хөрмәтенә дәртле җырларын башкардылар. Чишмә бәйрәме  эшмәкәр  Габдрахманов Р.Х. тарафыннан әзерләнгән  мул сыйлы табын артында дәвам итте.


Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 24 июне, 08:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International