Намус турында сөйләшү

  23 ноябрь көнне Алан авыл  китапханәсендә намус турында сөйләшү темасы буенча әңгәмә үткәрелде. Һәр кеше дә үз тормышында сынаулар белән күзгә-күз очраша. Ялгышмас өчен, үзеңнең намусыңны тыңларга өйрәнергә кирәк.Эчке сиземләү, намус кушканча эшләү һәр кешегә дә үзенең кылган гамәлләренең яхшымы, яманмы икәнен ачыклау өчен кирәк. Балалар әңгәмә барышында намус турында гыйбрәтле хикәя укыдылар һәм аның турында фикер алыштылар.Аннан соң, намус турында мәкальләр эзлэделәр һәм мультфильм карадылар, геройларның ялгыш гамәлләрен таптылар. Әңгәмәнең ахырында, китапханәче белән бергә ,намуслы кеше генә җир йөзендә дөрес һәм матур итеп яши ала, дигән фикергә килделәр.

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 ноябре, 10:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International