Юбилярны котладылар

 

4 октябрь көнне Алан авылында яшәүче тыл ветераны Хайдарҗанова Нуркамал Карибулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Район башлыгы Илдус Зарипов тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды, Муниципаль район Советы  аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Артём Галиев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хазиевлар юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 5 октябре, 10:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International