Равилә Шайдуллинаның “Ялантауга ай кунган” исемле китабын тәкъдир итү

16 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Равилә Шайдуллинаның “Ялантауга ай кунган” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Әлеге чарада 7 китап авторы Равилә Шәйдуллина, шагыйрә Асыя Юнысова, эшмәкәр Миләүшә Сәләхетдинова һәм аның иҗатын яратучы укучыларыбыз катнашты. Кичәдә балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, үзешчән җырчыларыбыз аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Равилә Шайдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Ул – балалар өчен язылган берничә китап авторы, олылар өчен Равилә Шайдуллинаның “Сихәтләнү”дигән  шигырьләр китабы басылып чыкты.    Узган елны Равилә ханым, безне тагын бер кат шаккатырып,  проза китабын дөньяга чыгарды. “Ялантауга ай кунган” дигән шигъри исеме белән ук ымсындырып торган әлеге проза әсәрләрендә янә теленең сыгылмалылыгы, байлыгы, образлылыгы белән сокландырды ул.

Соңгы яңарту: 2017 елның 17 марты, 09:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International