Хәрби хезмәткә алынды

12 ноябрь  көнне  Балыклы  авылыннан   Музипов  Нияз армиягә китте.  Аны  озатырга  туганнары, дуслары  килгән  иде. Ватанны кемнәр саклый? … Әлбәттә ир-егетләр! Әйе, ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетләребез дә илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. Менә бүген дә авылыбызның лачыны туган илебез сагына армия сафларында  хезмәт итәргә чыгып китте. Без бу егетебез белән чиксез горурланабыз,  һәм исән-имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуын  телибез.

Соңгы яңарту: 2015 елның 12 ноябре, 08:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International