Районыбызда «Лыжня Татарстана-2014» ярышлары булып узды

    2014 елның 9 февралендә районыбызда  «Лыжня Татарстана-2014» ярышлары булып узды. Бу ярышта безнең авыл җирлеге яшьләре дә актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.   19 яшьтән  40 яшькә кадәр булган арада Алан авылы яшьләре   Кашапова Айсина  һәм  Каюмов Айнурлар беренче урынны  яуладылар.  7 яшьтән 18 яшькә кадәр ир-егетләр арасында  Сафиуллин Мөнәвир шулай ук призерлардан аз гына калышып 4нче булып килде.






Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International