2018 нче елның 18 ноябрендә Алан авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Алан авыл җирлеге гражданнарының 2019 нчы елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум иртәнге 7 сәг- тән кичке 8 сәг-кә кадәр дәвам итте.. Референдум нәтиҗәләре буенча Алан җирлегендә үзара салым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Алан сайлау участогында:
- сайлаучылар саны- 377;
- референдумда катнашты -297 сайлаучы (78 %);
- шулардан “әйе” -250 (85%), “юк”- 45 (15%).
Кукча сайлау участогында:
- сайлаучылар саны- 359;
- референдумда катнашты -297 сайлаучы (83 %);
- шулардан “әйе” -236 (79%), “юк”- 61 (21%).
Соңгы яңарту: 2018 елның 22 ноябре, 13:58