Егерме бишенче утырыш карары 13 декабрь 2018 ел № 160 Теләче муниципаль районы Советының 2014 елның 04 апрелендәге 199 санлы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәт турында кайбер норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында»гы карары белән расланган Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ Федераль закон, Татарстан  Республикасы Муниципаль хезмәт турында кодексы нигезендә Теләче муниципаль районы Советы карар бирә:

1.Теләче муниципаль районы Советының 2014 елның 04 апрелендәге 199 санлы «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәт турында кайбер норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү турында»гы карары белән расланган Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Положениегә (аннан соң текстта – Положение) (2014 ел 26. 05 № 210, 2016 ел 25.11 № 67, 2017  ел 20. 04 № 84, 2017 ел 19. 07 № 90, 2018 ел 12. 04 № 127, 2018 ел 24. 08 № 141 редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1.Положениенең 8 статьясы 3 өлешендәге 1 пунктны түбәндәге редакциядә бирергә:

«3) эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шәхсән яки ышанычлы вәкил аша шөгыльләнергә, коммерцияле яки коммерцияле булмаган оешма белән идарә итәргә (сәяси партия белән идарә итүдән башка);  башка җәмәгать оешмасы съездында (конференциядә) яки гомуми җыелышында , торак, торак-төзелеш, гараж  кооперативлары, бакчачылык, яшелчәчелек, дача кулланучылар кооперативлары,  күчемсез милек ияләре ширкәтләре;  коммерцияле булмаган оешмалар (сәяси партияләрдән тыш) белән бер генә кешелек башкарма орган сыйфатында түләүсез идарә итүдә  яки  эш бирүченең муниципаль хокукый акты билгеләгән тәртиптә алынган рөхсәте белән аларның коллегиаль идарә итү органнары составына керү,  идарә итү органнарында һәм учредителе (акционеры,  катнашучысы) муниципаль берәмлек булган оешманың ревизия комиссиясендә түләүсез муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен чагылдыру, муниципаль берәмлек исеменнән оешманың яки идарәнең учредителе вәкаләтләрен башкару тәртибен билгеләүче  муниципаль хокукый актларга туры китереп, муниципаль милек булган акцияләр (устав капиталы өлешендә катнашу); федераль законнар белән каралган башка очракларда:

docx
Скачать текст
DOCX, 36.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International