Сабантуй.

Сабан туе – татар халкының йөзек кашы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәме. Хәзер инде ул татарларның гына түгел, бик күп милләт кешеләренең яраткан бәйрәменә әверелде. Аланлылар да  һәр елны Сабан туен  түземсезлек белән көтеп алалар, һәммәсе бергә җыелып матур һәм бердәм төстә үткәрәләр. Үткән шимбәдә, 7 июньдә булган  Сабан туе да бик күп кеше катнашында узды, биниһая шатлыклы мизгелләр бүләк итте, күңелләрдә якты һәм җылы тәэсирләр калдырды.



Соңгы яңарту: 2014 елның 10 июне, 08:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International