Халык җыены булып узды.

  

26 январь көнне Сөләйман Йосыпов исемендәге мәдәният йортында Халык җыены булып узды. Балыклы,Күкчә һәм Алан авылы гражданнары жыелганда,мәдәният йортында шушы авыл җирлегенең җыр-моңга иң оста үзешчәннәре (Айнур Каюмов,Айгөл Замалутдинова,ветеран җырчыларыбыз Сәлимә Галияхметова,Гүзәлия Фазылхакова,Рашит Гайнетдинов , Рифат Хадиуллин һәм Татарстанның җыр-бию ансамбле җырчысы Йолдыз Шамгунова, аның баянчысы Шамиль Шамгунов) матур эчтәлекле концерт куйдылар.Җыен Алан авылы җирлеге башлыгы Хаҗиев Әхмәт Габделгазизовичның еллык отчеты белән башланып китте...Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Садриев Камиль Гайнетдинович та катнашты. Халык ,Җыен барышында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга үзләрен канәгатьләндерерлек җаваплар да ишетте.Ахырдан Ильдус Фатихович тырыш, унган авыл хезмәтчәннренә рәхмәт хатлары тапшырды.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International